Рәҗәб ае башланды!

22 апреля 2015 - Администратор

 Рәҗәб ае башланды!

 

            20 апрель көнне кешелек дөньсы изге айлардан саналган Рәҗәб аена аяк басты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер мөбәрәк хәдисендә: “Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”, дигән һәм “Аллаһым, безгә Рәҗәб һәм Шәгъбанны мөбәрәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер” дип дога кылган. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә талаш-сугышларны тыйган дүрт айның берсе дә Рәҗәб аедыр. Бу айны гыйбадәттә, тәүбә-истигъфар белән уздыру күркәм.<o:p></o:p>

            Рәҗәб аенда пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең кавышкан көннәре – Рәгаиб кичәсе. Быел ул 23-24 апрельгә туры килә. <o:p></o:p>

            Рәҗәб аенда мөселманнар өчен тагын бер мөһим вакыйга була. Бу – биш вакыт намазның фарыз ителүе. Рәҗәб аеның 27нче кичәсе – Мигъраҗ кичәседер. Бу кичәдә пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ катына күккә аша. Шушы вакыйгадан соң мөселманнарга биш вакыт намаз үтәү бурычы йөкләнә. Димәк, Рәҗәб ае безгә җәһәннәмнән котылуның олы форсаты булган намазның бүләк ителгән ае да. <o:p></o:p>

            Рәҗәб ае Рамазан аена ишектер. Рамазан алдыннан Рәҗәб, Шәгъбан айлары килү, бу айларда изге гамәлләрнең фазыйләте күбрәк булу – Аллаһның бер рәхмәтедер, холкыңны төзәтеп, гөнаһлардан арынып, пакьләнеп, Рамазанга аяк басуга әзерлектер. <o:p></o:p>

            Рәҗәб ае – чәчү ае. Бу айда йөрәгеңдә итагатьлелек орлыклары чәч! Рәҗәб аенна соң Шәгъбан килер. Бу айда шытымнар биргән туфрагыңны гыйлем, Коръән белән дымландыр, ихлас гыйбадәт, тәүбә-истигъфар белән туендыр! Рамазан аена шул рәвешле әзерләнсәң, һичшиксез, Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә бу айда сиңа иң яхшы уңыш җыюны насыйп итәр, кешеләр арасында сине ныгытыр һәм тәкъвалыгыңны арттырыр.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!