Иске Төшкедә иман йорты ачылды

4 мая 2015 - Администратор

  

Иске Төшкедә иман йорты ачылды

 

            2 май бөтен Малмыж районы мөселманнары өчен истәлекле көн булды. Бу көнне Иске Төшке авылында беренче тапкыр мәчет ачылу тантанасы узды.

            Иске Төшке урыс авылы. Аңа 1666 елда марилар нигез салган.  1667 елда бирегә күпләп урыс гаиләләре күченеп килә башлаган. Иске Төшке авылына төпләнгән беренче татарлар  Юныс исемле кешенең гаиләсе була. Шуннаң соң бары 1940 елда гына бирегә  күпләп татар мөселманнары  күчеп утырганнар. Төрле милләт үзара дус, тату яшәп, һәрберсе үз динен тотса да, Төшкедә гыйбадәт йортлары әлегәчә булмаган. Мәчет булдыру нияте инде күптәннән туса да, мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, мөселманнар моңарчы күрше авыл мәчетләренә йөреп  юанды. Инде 2014 елда җирле мөселманнар инициативасы, Киров өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте булышлыгы белән Иске Төшке авылында мәчет булдыру эшләре башланып китте. Авылның һәрбер мөселман гаиләсе мәчетле булуга саллы гына өлеш кертте. Район эшмәкәрләренең, район күмәк хуҗалыклары башлыкларының, Россия Мөфтиләр Шурасының  ярдәме бик зур булды. Инде Аллаһның рәхмәте белән, бер ел тулуга Иске Төшкедә өр-яңа мәчет барлыкка килде.

            Бу тантаналы вакыйга белән котлар өчен бәйрәмгә Мәскәүдән Россия Мөфтиләр Шурасы вәкиле, Рәсәй Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Эчке эшләр департаменты җитәкчесе Али хәзрәт Хәсәнов, район башлыгы Гарафиев Рашит әфәнде, район Думасы рәисе урынбасары Габдуллин Нурзада әфәнде килгән иде. Бәйрәм Диния нәзарәте рәисе Нияз хәзрәт Кашаповның котлавы белән башланып китте. Аннары Коръән укып дога кылынды. Алга таба сүзне Иске Төшке мәхәлләсе рәисе Гимадиев Госман әфәнде алды. Ул кунакларга кыскача авыл тарихын, мәчет төзелеше эшләрен бәян итеп, төзелешкә өлеш кертүчеләргә чиксез рәхмәтен җиткерде. Али хәзрәт исә Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Рәсәй Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең кайнар сәламнәрен ирештерде, олы вакыйга белән котлады, изге теләкләрен җиткереп, бүләген бирде. Район башлыгы Рашит әфәнде дә бу тантананың шатлыклы вакыйга булуын ассызыклап, киләчәктә мәчетнең халыкны яхшылыкка, аклыкка өндәүче үзәккә әйләнүен теләде. Бәйрәмгә килгән район имамнары, кунаклар да котлау-теләкләр әйтеп, чыгыш ясадылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм тантанасын үгет-нәсыйхәтләре белән үреп алып баручы Нияз хәзрәт котлаулардан соң үтемле вәгазь сөйләде. Бәйрәмнең тантанлы өлешеннән соң, җәмәгать белән мәчет намазы укылды, өйләгә азан әйтелеп, бергәләп өйлә намазын да укыдылар.  Тантананы мул табын артында Коръән укып дәвам иттеләр. “Мөселманнар җыелган җирдә Аллаһны искә алсалар, ул җиргә фәрештәләр җыелырлар һәм кылган догаларына “әмин” дип торырлар”, диелә бер хәдистә. Бәйрәмдә бик күп матур теләкләр әйтелде, догалар кылынды. Алар барчасы да фәрештәләрнең “амин” дигәненә туры килеп, кабул булсыннар иде. Аллаһ йортыннан кеше өзелмәсен. Авыл халкының иманын арттыру, гыйбадәтләрен торгызу, күңелләрен пакьлау, гыйлемнәрен арттыру юлында мәчетнең гомере озын булсын дип телик.

            Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм икенче бер хәдисендә: “Кем дә кем бу дөньяда хәтта кош оясы кадәрле генә мәчет төзесә дә, Аллаһ ул кешегә җәннәттә йорт төзер”, диде. Иске Төшке мәчетен төзүгә өлеш керткән кардәшләребездән Аллаһ разый булсын, гөнаһларын ярлыкасын һәм мөбәрәк җәннәтендә йортлар насыйп итсен иде.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!