“Рамазан- Коръән ае" бәйгесенә җаваплар.

15 марта 2019 - Администратор
“Рамазан- Коръән ае" бәйгесенә җаваплар.
1. Йөрәгемнең иң түрендә”Аллаһ”сүзе, Нигъмәтләрен биреп тора Аллаһ Узе Тормыш юлымны яктырта изге Коръән. Һәр аятьтә - җанга якын моңлы аһәң. Изге Коръән турында мәгълүмат бирегез. Җавап: 1)Коръән — ул кешеләргә туры юл күрсәтүче һәм ничек яшәргә өйрәтүче китап. Ул – Аллаһ Тәгалә сүзләре. Ул безне Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Аллаһ риза булырдай яхшы гамәлләр кылырга өйрәтә. Аннан тыш, Коръәндә Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә карата мәрхәмәте турында сөйләүче һәм кешеләрдән Аллаһ нәрсә таләп итүен аңлатучы мавыктыргыч маҗаралар, кызыклы тарих, вәгазьләр, догалар,кыйссалар бик күп.Шушы кыйссалардан чыгып, Аллаһ Тәгалә Коръән аша безне бу дөньяда ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтергә тели. Коръәндәге кыйссалар безне хаталардан сакланырга чакыра, туры юлны күрсәтә һәм начар гамәлләр кылырга бирми. 2)Аллаһның китабы Коръәннең өстебездә хаклары зур, аның каршындагы бурычларыбыз олуг. Коръәннең өстебездәге бер хакы — аңа сөннәт һәм җәмәгать әһелләренең инануы белән инану. Коръән — Аллаһның кәләме, сүзе. Коръән иңдерелгән, бар кылынмаган. Аллаһның сүзләре мәхлүкъ була алмый. Аллаһтан аның башлангычы, Аллаһка ул кайта. Аллаһ ул сүзләрне Үзе әйтте, илчесенә вәхи итеп иңдерде. Коръәннең хәрефләре дә, мәгънәләре дә Аллаһтан. Ул сүзләр белән тугъры Җәбраил фәрештә, илчеләрнең мөһере булган Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә иңде. Җәбраил фәрештә белән пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең икесеннән булган һәрнәрсә Галәмнәрнең Раббысыннандыр. 3)Аллаһ Тәгалә безләргә чиксез рәхмәте илә Коръән өммәте булырга насыйб әйләде. Аллаһ Тәгалә Коръән белән китапларын тәмам кылды, Коръәнне ахыр илчегә, ахыр дин белән иңдерде. Коръән — Аллаһның мәңгелек рисаләсе, һәрдаим могъҗизасы, чиксез рәхмәте. Китапларның иң хәерлесе, иң хәерле илче салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмгә , иң хәерле өммәткә иңде. Коръән иңгән гасыр — иң хәерле гасыр, Коръән иңгән ай- иң хәерле ай, Коръән иңгән төн- иң хәерле төн, Коръән иңгән җирләр- җир йөзендә иң хәерле җирләр. Галимнәр Коръән белән сусауларын бастылар, әдипләр Коръәннең фазыл суларыннан эчтеләр. Коръәннең идарәсе астында күзләр аска төште, калебләр түбәнчел булды. Аллаһ Тәгалә кешеләрне караңгылыктан чыгару өчен җибәргән пәйгамбәрен, бәян кылучы аятьләр һәм искиткеч могҗизалар белән хөрмәтләде. Аллаһның китабы иң дәрәҗәле, иң фазыйләтле китап булды. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм әйтте: «Аллаһ Тәгалә Үзенең могҗизаларын бирмәгән бер генә пәйгамбәр дә юк. Кешеләр шул могҗизаларны күреп иман китерәләр. Аллаһның миңа биргән могҗизасы Коръән булды. Кыямәт көнендә пәйгамбәрләрдән иң күпләрне ияртүче мин булырмын дип өметләнәм».(Бухари, Мүслим). Дөреслектә, бу — Коръән, Аллаһның китабы, мөбарәк вәхие… «Бу китап, аның аятьләре һич үзгәрмәс, соңра һәрнәрсәдә хәбәрдар булучы, Хикмәт иясе тарафыннан ачык аңлатылгандыр». (Һүд 1). Коръән — Аллаһның иңдерелгән сүзләре. Юктан бар кылынмаган. Аллаһта аның башалнгычы, Аллаһка ул кайта… «Дөреслектә, бу Китап — Галәмнәрнең Раббысыннан иңдерелгән китаптыр. Аның белән тугъры Җәбраил фәрештә синең калебеңә иңде, кешеләрне кисәтүче булмаклыгың өчен. Ул ачык аңлаешлы гарәп телендә иңде». (Шагыйрьләр 192-195). 4)Коръән — яшәү рәвеше буларак иң камил китап, аңлатма буларак иң аңлаешлы, сүз буларак иң күркәме… «Коръәннең алдыннан да, артыннан да ялган килмәс. Ул Хикмәт вә хәмед-мактау иясеннән иңдерелмештер». (Фүссыйләт 42). Коръән безгә кадәр булган вә бездән соң булачак нәрсәләр хакында хәбәр бирде. Арабызда хөкемдар булды. Коръән ниндидер уен-көлке, шаяру түгел, бәлки җитди сүзләр китабыдыр. Кем Коръәннән башка туры юл эзли, Аллаһ аны адаштыра. Коръән — Аллаһның ныклы арканы. Ул хикмәтле зикер һәм туры юлдыр. Кем Коръәнгә нигезләнеп сүз әйтә, хаклы була. Кем Коръән белән гамәл кыла, әҗергә ирешә, хөкем кылса, гадел була, Коръәнгә чакырса, туры юл күрсәтүче була… «Ләкин Аллаһ, сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгына Үзе шәһадәт бирә. Ул аны гыйлеме белән иңдерде. Фәрештәләр дә моңа шәһадәт бирәләр, ләкин Аллаһ шаһит буларак җитәдер». (Ниса 166). Аллаһ Коръәнне Галәмнәргә рәхмәт, баручыларга юл, бар мәхлукларга каршы дәлил-хүҗҗәт, әүвәлгеләргә дә, ахыргыларга да могҗиза итеп иңдерде… Аллаһ Коръәннең урынын көчле кылды, солтанлыгын күтәрде, Коръән мизаны белән кешеләрне үлчәде… Кем Коръәнне хөрмәтләде, Аллаһ аны хөрмәтләде. Кем Коръәнне кимсетергә теләде, Аллаһ аның үзен кимсетте. Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм : «Аллаһ бу Китап белән бер кавемнәрне күтәрә, икенчеләрен кимсетә», — диде. (Мүслим риваяте). Динсезлек чорларында без яшәгән халыкта да Коръәнне кимсетеп, халыкны Коръән юлыннан биздерергә теләүчеләр булды. Коръән — Коръән булып калды, аны кимсетергә тырышучылар бу дөньядан ук газапларын алып киттеләр. Коръән ул кәрамәт, Коръәннән башка тагын нинди кәрамәт булырга мөмкин? Раббымызның китабы, Яклаучыбызның сүзләре каршыбызда, Аның гыйлеме бар нәрсәне колачлый, бар нәрсәнең микъдарын белә… 2.Коръән – Аллаһ сүзе һәм аның Кыямәт көненә кадәр бер хәрефе дә узгәртелмәячәк. Моңа дәлил китерегез. Җавап: “Дөреслектә Без Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз.” “Аль-Хиджер”сүрәсе,9 нчы аять. 3.Коръән турында хәдисләр әйтегез. Җавап: 1)Пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм әйтте: «Коръән әһеленә: «Укы һәм күтәрел», — диелер: «Коръәнне дөньяда ничек ачык итеп укыган булсаң, шулай укы. Синең урының укыячак соңгы аятең белән булыр». (Әбү Дәүд, Тирмизи). 2)«Кем Коръәнне укыды, аны өйрәнде, аның белән гамәл кылды, Кыямәт көнендә аның башына нурдан таҗ кидертелер. Ул таҗның нуры, кояш нуры кебек. Аның ата-анасына шундый кием кидертерләр, бөтен дөнья ул киемнәрнең бәясенә тормый. Алар: «Без ни сәбәпле болай киендерелдек?» — дип сорарлар, аларга: «Балагызның Коръәнне кулына алуы сәбәпле», — дип җавап бирерләр». (Хәким риваяте, сахих хәдис). 3)«Кыямәт көнендә Коръәнне алып килерләр һәм ул: «Йә Раббым, аны (Коръән әһелен)гөнаһларыннан азат ит», —дияр. Шунда ул кеше башына хөрмәт таҗы кияр. Коръән янә: «Йә Раббым, аңа тагын өстә», — дияр, ул кешегә хөрмәт киемнәре кидертерләр. Коръән: «Йә Раббым, аннан разый бул», — дияр, Аллаһ аннан разый булыр. Соңра ул кешегә: «Укы һәм күтәрел», — дип әйтерләр, укыган һәр аяте өчен изегелеге өстәлер». (Тирмизи). 4)«Коръәнне укыгыз, дөреслектә ул Кыямәт көнендә үзенең әһелләрен яклаучы булып килер». (Мүслим). 5)«Кыямәт көнендә Коръәнне һәм аның белән гамәл кылучы әһелләрен алып килерләр. Шул вакытта, Бәкара һәм ӘлГимран сүрәләре алга чыгып, үз әһелләрен яклый башларлар». (Мүслим). 6)”Сезнен ин хэерлелэрегез кем Корьэнне ойрэнэхэм башкаларга да ойрэтучелэрегез» (Бухари) 4.Коръәнне хатасыз,кагыйдәләр белән укырга өйрәнү кемнәргә йөкләтелгән ? Җавап: һәрбер мөселманга. 5.Коръән укырга өйрәнү нидән башлана? Җавап: Һәр хәрефне танып дөрес итеп уз урыныннан чыгара белүдән башлана. 6.”Мүзәммил “сүрәсенең 4нче аятендә Аллаһ Коръәнне тәртил белән укырга әмер бирә.Нәрсә соң ул тәртил? Җавап: Али ибн Абү Талиб (Аллаһ аннан разый булсын) : “Тәртил-ул дөрес итеп хәрефләрне чыгару һәм Коръән укыганда туктау кагыйдәләрен белү,”- ди. 7. Гарәп алфавитында ничә тартык аваз бар? Җавап: 28 тартык аваз. 8.Гарәп телендә сузык авазларны белдергән хәрәкәләрнең исемнәрен әйтегез. Җавап: Фәтхә,Кәсрә,Даммә. 9.Гарәп телендә хәрефләрнең чыгу урыннары нәрсә дип атала? Җавап: Мәхрадҗ. 10.Гарәп телендә ничә хәреф ясалу урыны бар?Алар ничек аталалар? Җавап: Бишәү: тамак һәм авыз куышлыгы,тамак,тел,иреннэр,борын куышлыгы. 11.”Сәкен”дигән билге нәрсәне аңлата? Җавап: Сузык авазның юклыгын белдерә. 12.”Шәддә” нәрсә була? Җавап: Икеләтү күренешенең билгесен белдерә. 13.Мәд дип нәрсәгә әйтәләр? Җавап: озынлык,сузу. 14.Гарәп хәрефләренең мәхрадҗе(чыгу урыны) ничә? Җавап: 17. 15. БисмиЛләһ әйтеп ашыйм мин, БисмиЛләһ әйтеп йоклыйм. Һәрбер эшне эшләгәндә БисмиЛләһне онытмыйм. “Бә” хәрефенең мәхрадҗен (чыгу урынын) әйтегез. Җавап: Бә хәрефен әйткәндә иреннәр бер-берсенә тыгыз ябышалар. 16. Аллаһ сүзен язабыз без, Әлиф хәрефе белән. Аллаһ иң-иң Бөек Зат Ул, Аның китабы – Коръән. “Әлиф”хәрефе фәтхә исемле хәрәкә белән килгәндә кайсы урында ясала? Җавап: тамак һәм авыз куышлыгында. 17. Халык Кылучы – Бер Аллаһ, Олылыйк без,яратыйк. Гөнаһ-хатадан сакланып, Изгелекләр таратыйк. “Ха” хәрефенең мәхрадҗен (чыгу урынын) әйтегез. Җавап: тамакның өске өлешеннән чыга. 18. Рамазанда һәр мөселман Уразаларын тота. Бу айда яхшылык эшлә, Гөнаһ кылудан тукта. “Ра” хәрефенең мәхрадҗе (чыгу урыны) турында хәбәр бир. Җавап: телнең алгы өлеше җилкәсе оске каты аңкау башланган урынга тия. 19. Коръән – Аллаһ Китабы, Без барасы туры юл. Анда тормыш законы, Коръән белән гамәл кыл. “Каф” хәрефенең чыгу урынын әйтеп бир. Җавап: тел төбе йомшак аңкауга тия. 20. Сәлам биреп бер-берсенә, Дога кыла мөселман. Аллаһның рәхмәте булсын, Тынычлап яшә, туган. “Син “хәрефенең мәхрадҗен(чыгу урыны) әйт. Җавап: телнең алгы өлеше җилкәсе алгы аскы тешләрнең өстенә тия. 21. Нәрсә ул тәдҗвид? Җавап: алфавитның һәр хәрефен дөрес итеп кагыйдәләр белән уку. 22.Тәдҗвид фәне нәрсәгә нигезләнгән? Җавап: Коръән һәм Сөннәткә. 23.Тәдҗвид фәне өйрәнүнең бәракәте нинди? Җавап: бу гыйлем-иң яхшы гыйлем. 24.Тәдҗвид фәнен өйрәнүдән нинди файда алабыз? Җавап:Коръән укыганда телне хатадан саклау. 25.Тәдҗвид кагыйдәләрен кемнәр язган? Җавап: Коръән өлкәсендәге галимнәребез. 26.Ни өчен тәдҗвид фәне килеп чыккан? Җавап: Коръән укуны төзәтеп,пәйгамберебез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм укыган кебек укыр өчен. 27.Тәдҗвид фәне өйрәнүнең максаты нәрсәдә? Җавап: ике дөньда да әҗер-савапларга ирешү өчен. 28.Узлегеңнән Коръән укырга өйрәнеп буламы? Җавап: юк,авазларны ишетмичә дөрес чыгару мөмкин тугел. 29.Дөрес итеп Коръәнне укырга өйрәнмәгән мөселман нинди була? Җавап: гөнаһлы. 30.Бугенге көндә безнең өммәтнең иң хәерле кешеләре кемнәр алар? Җавап: Коръәнне өйрәнеп башкаларга да өйрәтүчеләр.
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!