Тәбрикләү хаты

27 июля 2014 - Администратор

 Рамазан гаете мөбәрәк булсын!

 

            Бисмилләһиррахмәнирахиим!Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин үәссаләтү үәссәләмү гәлә расүлинә Мүхәммәдин үә гәлә әлиһи үә әсхәбиһи әҗмәгыйн.  Әлхәмдүлилләһ, көтеп алган зур кунагыбыз Рамазан ае инде безләрне моңсуландырып китеп  тә барды. Аллаһ Тәгалә һәр барчаларыбызның тоткан  уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, үткәргән ифтарларыбызны, кылган догаларыбызны кабуллардан итсә иде дә, Үзе  вәгъдә кылган исәпсез-хисапсыз әҗерләргә ирешүләребезне насыйп кылса иде.

            Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу гәләйһиссәләм: “Рамазанның беренче ун көнлеге – рәхмәт, икенче ун көнлеге – мәгъфирәт, өченче ун көнлеге – җәһәннәмнән котылу көннәре”, диде.Шушы көннәр үтеп китеп, гает бәйрәмен һәр мөселман Аллаһның рәхмәте белән гөнаһлардан арынып , җәһәннәмнән котылуын өмет итеп бәйрәм итә, шатлана.

            Рамазан ае ул мөселманнар өчен бер мәдрәсә булып тора. Безне сабырлык, бербереңнең хәлен белү, шөкер итү, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү һәм башка күп нәрсәләргә өйрәтүче, иман, әхлак дәресләре бирүче мәдрәсә.  Пәйгамбәребез: “Мөселманның тормышы бер Рамазаннан алып, икенче Рамазанны  көтү”, диде. Раббыбыз безгә шушы мәдрәсәдә алган дәресләребезне, гыйлемнәребезне киләсе Рамазанга хәтле тормышта кулланып  яшәп, киләсе ураза айларында тагын да югарырак рухи дәрәҗәгә менүебез насыйп итсә иде.

          Ураза ае бетсә дә ураза тотып савап алу мөмкинчелеге бетми. ”Шәүвәл аенда алты көн нәфел уразасы тоту – ел буе тоткан ураза кебек”, дип шатландыра безне пәйгамбәребез. Аннан, һәр һиҗри айның  13-14-15е көннәрендә, нәфел уразасы, һәр атнаның  дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә нәфел уразалары тотып, савапларны тагын да арттырырга мөмкинчелек бирә безгә Аллаһы Тәгалә.

Барча мөселман халкын ураза гаете белән ихластан котлыйм. Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык,җитәкчеләребезгә гаделлек, киләсе көннәребездә хәерле,бәрәкәтле тормышлар, күңелләребезгә иман байлыгы, һидәят ,ихласлык биреп, бер-беребез белән изге  мөгамәләдә булып, араларыбызда өлфәт мәхәббәт хасил булып, хәерле гомер кичерүләребезне насыйп итсен.

                                                                                                                                                                    

                                                                                                                         

Үзәкләшкән дини оешма Киров өлкәсе мөселманнарының дини идарәсе рәисе  Нияз хәзрәт Кашапов.

 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!