Тәбрикләү хаты

2 октября 2014 - Администратор



                                   Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безләргә быел да Корбан гаетенә ирешүне насыйп кылды. Белүебезчә, корбан чалу тарихының төп асылы Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны тиешле дәрәҗәдә үтү, ата-ана хакларын белү аларны үтәү булса,  тирән мәгънәсе исә җир йөзендә яшәгән  кешеләрнең, халыкларның җаны, тәне кагылгысыз һәм кеше үтерү, кеше каны түгү зур гөнаһ икәнлеген белдерә. Бу барыбыз өчен игътибарга алынырга тиешле зур асыллар. Бүген күп кешеләргә кайгы-хәсрәт, кыенлыклар килә башласа, төшенкелеккә бирелеп, аракы,наркотик, хаттә үз-үзенә кул салу кебек олуг гөнаһларга керәләр. Әгәр дә кешеләр иманга килеп, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, бу сынауларны сабырлык белән үткәрсәләр, күп әҗерләргә ирешеп, ахирәттә саваплы, бу дөньяда тыныч һәм сәләмәт булырлар иде.

Гает – ул Аллаһның безгә рәхмәт өчен җибәрелгән бәйрәме, догалар кабул була торган сөенечле көн. Бу көнне тәкбирләр әйтеп, мескен-фәкыйрьләрне сөендереп, садака биреп, әрвахларга дога кылып, туган-тумачаның хәлен белешеп, кунакка йөрешеп, бүләкләр бирешеп үткәрик. Барлык мөселманнарны Гает бәйрәме белән тәбрик итәм! Аллаһ чалыначак корбаннарыбызны кабул кылып, Кыямәттә әҗерләрен күрергә насыйп итсен! Әмин.

 Киров өлкәсе Үзәкләшкән дини оешма рәисе Нияз хәзрәт Кашапов.

 



Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!