Сынауларны сынатмыйча үтик!

2 октября 2014 - Администратор

 Сынауларны сынатмыйча үтик!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Барлык галәм һәм тереклекне юктан бар итүче, бөтен нәрсәнең хуҗасы Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләгә хамед-сәнәләребез, расүлебез Мөхәммәд  сәлаллаһу галәйһиссәләмгә салаватларыбыз ирешсен.

Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безләргә быел да Корбан гаетенә ирешүне насыйп кылды. Белүебезчә, корбан чалу тарихының төп асылы Аллаһы Тәгалә биргән сынауларны тиешле дәрәҗәдә үтү, ата-ана хакларын белү аларны үтәү булса,  тирән мәгънәсе исә җир йөзендә яшәгән  кешеләрнең, халыкларның җаны, тәне кагылгысыз һәм кеше үтерү, кеше каны түгү зур гөнаһ икәнлеген белдерә. Бу барыбыз өчен игътибарга алынырга тиешле зур асыллар. Бүген күп кешеләргә кайгы-хәсрәт, кыенлыклар килә башласа, төшенкелеккә бирелеп, аракы,наркотик, хаттә үз-үзенә кул салу кебек олуг гөнаһларга керәләр. Әгәр дә кешеләр иманга килеп, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, бу сынауларны сабырлык белән үткәрсәләр, күп әҗерләргә ирешеп, ахирәттә саваплы, бу дөньяда тыныч һәм сәләмәт булырлар иде.

Бүген безгә мөселманнар кеше үтерүчеләр, вәхшиләр дип телевизордан, башка мәгълүмат чараларыннан җиткереп торсалар да, без Аллаһы Тәгаләнең китабы Коръәндә: “Бер кеше хаксыз бер кешене үтерсә, бар кешене үтергән кебек гөнаһлы була,бер кешенең терелүенә сәбәпче булса, бар кешене терелткән кебек әҗерле була” дигән аяти-кәримә бу сүзләргә урын калдырмаганын аңлыйбыз. Бу аять динебез тынычлык һәм сәләмәтлек дине икәнлеген кабат искәртә генә.

            Аллаһ Раббебез Коръәни Кәримдә бу дөньяның сынау дөньясы гына булуын кат-кат хәбәр итеп: “Ул Аллаһ, үлемне һәм тереклекне бар итте, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнен белмәк өчен”, диде (Әл-Мульк сүрәсе, 2 аять). Әйе, адәм баласы бу дөньяга яратылганнан алып, кабергә кергәнче Аллаһ аны төрлечә сыный: авыру, кайгы, борчу, фәкыйрьлек, афәт, ялгызлык белән. Байлык, бәхет, сәламәтлек, тигезлек тә Раббебезнең адәмнәргә бирелгән сынавы. Кайгыларга сабыр, җитешлеккә шөкер итмәүчеләр – Аллаһның бу сынауларын үтә алмаучылардыр. Аллаһ үзенә якын бәндәләрен тагын да ныграк сыный. Бу хакта Ул: “Бәндәм Миңа якын булган саен Мин аны ныграк сынармын, сынавымны уңышлы үткән саен ул Миңа тагын да якынрак булыр”, ди.         

 Менә бусагада кабат бер сынау -  корбан чалу гамәле тора. Әйе, бу да сынау, чөнки күпләр фани дөнья байлыгын кызганып, корбан чалуны кичектерә, Аллаһка якынайтучы сәбәп булырлык корбан итеннән авыз итим, аны фәкыйрьләргә таратып, өстемдәге бурычымны түлим, савап җыеп, мәңгелек дөньяга әзерләним дип ашыкмый. Әлбәттә, Ибраһимга баласын корбан итү белән бәйле булган сынау илә чагыштырганда, безгә бирелгәннәре шөкер кылып  кына кабул итәрлек бит.

Аллаһка балаңны түгел, ә хайванны корбан итәргә тиеш булуы безнең өчен олы сөенеч. Шуңа күрә корбан чалуны Аллаһның бүләге дип кабул  итәргә кирәк. Бу –  шәригатебездә вәҗиб гамәл санала. Байлыгы нисаб күләменә (12 мең сум тирәсе) җиткән кешегә корбан бугазлау тиеш. Чалмаса, гөнаһлы була. Байлыгы ул дәрәҗәгә җитмәсә дә, корбан бугазласа, савап ала. “Йа, Раббем, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул иткән кебек кабул итеп ал”, дип, “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр”не әйтеп чалырга кирәк. Вафат кешеләр өчен чалынса: “Йа, Раббем, Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп чалган фәлән улы фәләннең корбанын, фәлән улы фәлән рухына савап өчен кабул итеп ал”, дип әйтү урынлы. Итен өч өлешкә бүлеп, бер өлешен мескен-фәкыйрьләргә өләшеп, бер өлешенә мәҗлес уздырып, бер өлешен гаиләгә калдырса, пәйгамбәребез кушканча булыр. Корбанны гаилә башлыгы исеменнән чалу күркәм эш. Чалына торган корбанлыкның сау-сәламәт, тиешле яшен тутырган булуы шарт. Ул гает көнне, гаеттән соң икенче, өченче көннең кояшы баеганчыга кадәр чалына. Тиресен үзе кулланса, дөрес. Саткан очракта, акчасын садака итеп бирү тиеш.

Тәкбир әйтү Гарәфә көннең (гает алдындагы көн) иртәнге намазыннан алып, гаеттән соң 3 көн,  дүртенче көннең икенде намазына кадәр (Тәшрикъ көннәре)  һәр фарыз намаздан соң һәркемгә бер тапкыр әйтү вәҗиб, ягъни тиешле була.

Гаеткә бару да балигълыкка ирешкән, сау-сәламәт, акыллы ир кешеләр өчен вәҗибтер. Гает – ул Аллаһның безгә рәхмәт өчен җибәрелгән бәйрәме, догалар кабул була торган сөенечле көн. Бу көнне тәкбирләр әйтеп, мескен-фәкыйрьләрне сөендереп, садака биреп, әрвахларга дога кылып, туган-тумачаның хәлен белешеп, кунакка йөрешеп, бүләкләр бирешеп үткәрик. Барлык мөселманнарны Гает бәйрәме белән тәбрик итәм! Аллаһ чалыначак корбаннарыбызны кабул кылып, Кыямәттә әҗерләрен күрергә насыйп итсен! Әмин.

 Киров өлкәсе Үзәкләшкән дини оешма рәисе Нияз хәзрәт Кашапов. 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!