Россия мөфтиләр Шура Советы утырышы узды.

28 сентября 2016 - Администратор
Россия мөфтиләр Шура Советы утырышы узды.

26 сентябрьдә Мәскәү җәмигъ мәчетенең конференцияләр залында мөфти шәйх Равил-хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә Россия мөфтиләр Шура Советы утырышы узды. Биредә Россия мөфтиләр Шурасы әгъзалары, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе һәм Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе  урынбасарлары, департамент җитәкчеләре, региональ Диния нәзарәте башлыклары һәм имамнары катнашты. Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз-хәзрәт Кашапов та утырш кунаклары арасында иде.

            Җыелыш кысаларында төп доклад белән Россия мөфтиләр Шурасы һәм Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе шәйх Равил-хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады. Әлеге чыгышта Россия мөфтиләр Шурасының 2015-2016 елларда алып барган күпкырлы эшчәнлеге яктыртылды. 

            Бу утырышта Оешманың яңа әгъзалары да билгеләнде. Болар Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Санкт-Петербург шәһәре мөселманнары һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре, Екатеринбург һәм Сверлау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре.

            Утырыш әгъзалары август аенда Грозный шәһәрендә узган Ислам конференциясендә Чечен Республикасы мөфтие Сәлах-хаҗи Мәҗиев мөрәҗәгате һәм документларда чагылыш тапкан сораулар белән танышып, фикер алыштылар.

            Утырыш соңында катнашучылар җыелышка йомгак ясап, киләчәк елга эш планы белән уртаклаштылар.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!