Проповедь от 14.02.2014

17 февраля 2014 - Администратор

 

Сак булыйк: секта!
Барча мактауларыбыз Бөек Раббыбыз Аллаһка булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә күңелләребез түреннән чыккан салаватлрыбыз ирешсен!
Раббыбыз безгә бу дөньяда бәхетле яшәр өчен һәм ахирәттә мәңгелек җәннәт әһелләре булыр өчен ислам динен бүләк иткән һәм тормышы белән үрнәк булырдай туры юл күрсәтүче Мөхәммәд галәйһиссәләмне пәйгамбәребез итеп билгеләгән. Тормыш юлың бәхетле, күңелең тыныч, кешеләр белән мөнәсәбәтләрең җылы булсын өчен Аллаһ бүләк иткән дин буенча, пәйгамбәребез сөннәтен үтәп яшәү кирәк. Аллаһ Коръәндә: “Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз”, дип боера.
Аллаһ җаныбызны тынычлыкка, табынуга, рухи тәрбиягә, тән белән гармониягә мохтаҗ итеп яраткан, шуңа җан гел рухи азык, тынычлык, сәгадәт эзләүдә. Әмма җанга, калебкә ислам гына бирә ала торган тынычлык, бәхет халәтен кайберәүләр диннән түгел, ә читтән эзли: аракы-наркотикка ябыша, багучылар бусагасын таптый, сектантларга иярә. Сүзем кешене алдаучы, тормышының астын өскә китерүче секталар хакында.
Соңгы вакытларда ислам дине артына качып, Коръән аятьләрен, хәдисләрне үзгәртеп, аерым бер идеологиягә яраклаштырган хәлдә кулланып, шулар белән әңгәмәдәшенең акылын, зиһенен томалап, шулар аша инандырып, ялгыш юлларга кертүче секталар ешайды. Гадәттә, мондый төркемнәр акча эшләү максатында оеша. Иң тәэсирле булган өлкә аркылы (бу күпвакыт дин була) кешенең күңеленә үтеп керә, ышаныч тудыра. Проблеманы чишәргә “ярдәм итә”, кайгыларны “куып тарата”, җанга тынычлык табу юлларын “күрсәтә”. Дөньяга аек акыл белән карамаган, Аллаһ арканына ныклап ябышмаган адәмнәр килеп туган проблемаларын чишү юлларын эзләгәндә әнә шундый секталарның корбаннарына әверелә.
Декабрь аенда районыбызда да сектантлар төркеме йөргән. Моны мин байтак вакытлар үткәннән соң, ФСБ вәкилләре шалтыратып, шундый төркемнең Иске Йөрек авылына килү-килмәве белән кызыксынгач, халыктан сорашып белдем. Урыс милләтеннән булган бу адәмнәр үзләрен ислам дине тәгълиматы тарафдарлары, дип таныштырып, төрле китаплар тәкъдим итеп йөргәннәр. Сектантлар сүзенә әсирләнгән авылдашлар: “Урыс булсалар да, дөрес әйтәләр бит, малай”, дип, шаккатып сөйләде. Җәмәгать, ислам диненең асылын белмәсә, психологик тәэсир чараларын тоемламаса, дин таратучы буларак, халыкны сөйләгәннәре белән шаккатырырга алынмый да алар. Сектантлар алдакчы чегәннәр кебек: төп максатлары – ышандыру, авызга карату. Шуның өчен алар динне өйрәнә һәм үз максатларына яраклы рәвештә куллана белә.
Секта коллыгына төшкәннәрнең тормышы газапка әйләнүе хакында барыгыз да ишетеп белә. Мондый бәйлелеккә төшмәс өчен, беренчедән, шикле адәмнәр белән сак булу кирәк. Алар тараткан китапларны юк итү мәҗбүри, хәтта аларда Коръән аятьләре язылган булса да. Чөнки бу басмаларда бер тамчы хакыйкать артына, гадәттә, бер кочак ялган яшерелгән була. Икенчедән, ислам гыйлеме туплау мөһим. Акны карадан, дәгъвәтчене сектанттан аерыр өчен кайвакыт маңгай күзе генә җитенкерәми шул. Исламның асылларына ныклап төшенгән, дин өлкәсендә гыйлеме булган кеше генә шикләнердәй вак нәрсәләрне күрә, хакыйкатьтән ерак булган әйберләрне аера ала. Әгәр Аллаһның кем икәнен, бездән ни теләгәнен белмәсәк, тормыштагы бурыч-вазыйфаларыбыздан хәбәрдар булмасак, рөхсәт ителгәннәр белән тыелганнар арасындагы чикләрне танымасак, динебез тарихын, пәйгамбәрләр тормышын өйрәнмәсәк, хакны ялганнан аеру мөмкин булмаячак. Дини гыйлем алу өчен бүген Бохарага барырга кирәкми. “Әй, бу миңа кагылмый. Секта куркынычы миңа янамый”, дип кистереп әйтергә ашыкмагыз. Надан булган хәлдә хәйләкәр сектантлар тозагына килеп эләгү бик җиңел. Аллаһ Коръәндә: “Мин бер кавемнең дә хәлен үзгәртмиячәкмен, ул кавем үз хәлен үзе үзгәртмичә”, диде. Шуңа динебезне өйрәнергә ашыгыйк! Дөреслек юлынан барырга омтылган күңелләребезне гыйлемсезлегебез аркасында адашуга дучар итмик.
Нияз хәзрәт Кашапов
 

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!