RSS-лента

Статьи

В Москве начал свою работу Х Международный мусульманский форум

 

В Москве начал свою работу Х Международный мусульманский форум в котором участвует председатель нашего духовного управления Нияз хазрат Кашапов.

11 декабря 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 370 просмотров
Встреча с директором отдела развития стандарта "Халяль" Юсуфом Риковым
9 декабря 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 463 просмотра
Встреча с заместителем председателя СМР Рушан хазратом Аббясовым

Делегация нашего духовного управления встретилась с заместителем председателя СМР Рушан хазратом Аббясовым

9 декабря 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 562 просмотра
19 ноября 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 706 просмотров

 Время намазов для Малмыжа, 

По причине перехода на зимнее время могут быть опечатки, если найдете пишите в коменты :)  

Дата - дата по милади,

Сухур - время окончания сухура (приема пищи) и начало времени утреннего намаза,

Фаҗр - время утреннего намаза в мечетях,

Восход - время восхода солнца,

Зәвәл - время окончания  зәвәл (запретное время для намазов, когда солнце находиться в зените) и начало времени обеденного намаза, примечание - в мечетях обеденный намаз читают в 12.00,

'Аср - время 'аср намаза (икенде) (две тени),

Магриб- время захода солнца, разговения и  закатного намаза (ахшам),

'Иша - время ночного намаза,

Кыйбла - время когда солнце находиться в направлении Кыйблы (Мекки).

Пусть Аллаһ примет все наши поклонения, Әмин.

31 октября 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 586 просмотров
26 октября 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 440 просмотров
26 октября 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 448 просмотров

 Мәчетләрдә укулар турында игълан

2 октября 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 386 просмотров

  Киров өлкәсе мөселманнары диния назарәте рәисе мөфти Нияз хәзрәт Кашаповның Корбан гаете уңаеннан котлавы.

2 октября 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 417 просмотров

 Киров өлкәсе мөселманнары диния назарәте рәисе мөфти Нияз хәзрәт Кашаповның Ураза гаете уңаеннан котлавы.

27 июля 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 542 просмотра

 Барча мактауларыбыз һәм зурлауларыбыз Бөек Раббыбыз Аллаһка булса иде. Аның рәсүле һәм сөеклесе, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә салаватларыбыз ирешсә иде.

Хөрмәтле мөэмин кардәшләр, без мөселманнар өчен зур сынау ае, сабырлык ае, бөек нигъмәтләргә, Аллаһ рәхмәтенә ирешү ае – Рамазан шәриф ае башлана . Рамазан – барлык мөселманнар өчен дә иң бөек, савапларны иң күп тупларга мөмкинлек бирә торган, ризыкның кадерен белергә өйрәтә торган ай. Бәндәләрне туры юлга ирештерә торган, хәләл белән хәрамны, ак белән караны, хак белән ялганны аера торган, дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә торган Коръәни-Кәрим дә шушы айда иңде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Көннәрнең иң олугы – җомга көндер. Ул ике гаеттән дә олуграктыр. Кичәләрнең иң олугы – Кадер кичедер. Айларның иң олугы – Рамазан аедыр», дип. Без дә шушы айларның солтаны булган Рамазан аена кердек. Рамазан ае үзе кояш баегач башлана, шуның өчен бу кичне беренче тапкыр мәчетләрдә тәравих намазы укыла. Икенче көнне иртә белән, кояш чыгарга ике сәгать кала, үзен мөселман санаган кешеләр сәхәр ашап уразага керә.

Әлеге изге айда ураза тоткан һәрбер мөселман Аллаһыга якынаер, күңелләре нечкәрер, калебләре чистарыр. Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә: «Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса, Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт тиешле булыр», дип әйтте. Икенче бер мөбәрәк хәдистә: «Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен,савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде», диелә.

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакълану, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатларны арттырырга тырышу ае. Рамазан фазыйләтләренә багышланган бер хәдистә пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип әйткән: «Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә кадәр һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләр өчен башка айларда кылган фарызның савабын бирә», дигән.

Беркөнне Муса галәйһиссәләм Аллаһ Тәгаләдән: «Йә, Раббым, Сиңа миннән дә якын бәндәләрең бармы?» дип сораган. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтләредер». Шунда Муса галәйһиссәләм: «Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?» дип сораган. Аллаһ: «Әй, Муса, син Минем беләнТур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә, күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу вакытта Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр», дип җаваплады. Шуннан Муса: «Йә, Раббым, шул Рамазан уразасын минем өммәтемә дә бирче», дигәч, Аллаһ: «Бу ураза Мөхәммәд өммәтенә генә хастыр», дип әйтте.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып, кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелып торырга тиеш. Әмма, ураза дөрес булсын өчен, ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Кем уразалы булып та, ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк», дигән. Көне буе хәләл ризыклардан да тыелып торуыбыз безгә уразда икәнебезне искәртү, начарлыклардан тыелырга кирәклеген искә төшерү өчен кирәк. Уразаның төп асылы – яхшылыкка омтылудыр. Моны күпләр аңламый. Шунлык белән тырышып тоткан уразалары ач тору кебек кенә була. Мөселман кешесе уразаны ябыгыр өчен түгел, ә савап өчен, рухи камиллеккә ирешер өчен тотарга, гүзәл әхлакка, яхшы холыкка омтылырга тиеш. Киресенчә булса, аның савабы юк, файдасы да бу дөнья өчен генәдер.

«Бәкара» сүрәсенең 183 аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять котылучылардан булырсыз», дип вәгъдә биргән Аллаһның рәхмәтләреннән файдаланырга кирәк.

Адәм баласы ике асылдан гыйбарәт. Аның берсе - акыл – фәрештәләрдән килгән асыл, икенчесе – нәфес – хайвани асыл. Кешенең яшәешен тулысы белән шушы ике асыл көрәшеннән тәшкил итә. Аллаһ «Әт-Тин» сүрәсендә: «Мин акыл биреп, сезне бөтен мәхлукаттан өстен иттем. Мин кайберәүләрне түбәннән дә түбән төшерермен», ди. Әгәр кеше акыл ярдәме белән нәфесен йөгәнли алса, бик югары дәрәҗәләргә ирешә. Нәфес колы булучылар, түбән тәгәри. Без моның мисалын үз тормышыбызда еш күрәбез. Хайваннар да түбәнрәк төшеп, урамда аунап яткан, яки ерткычларча кеше үтергән, ата-анасына кул күтәргән кешеләр азмыни? Аллаһның шушы Рамазан ае нәфесебезне чын-чынлап йөгәнли, акылыбызның өстенрәк икәнен күрсәтергә мөмкинлек бирә торган ай.

Беребез дә белмибез, киләсе елларда Рамазан аен күрә, уразалар тота алырбызмы. Быел Аллаһ безгә шундый мөмкинлек биргән икән, сәламәт иткән икән, уразаны Раббыбыз кушканча үтәргә тиешбез. Моңарчы кем ураза тотып карамаган, бер генә көн булса да нәфесләрен тыеп, уразага кереп карасыннар. Кем хәрамнан тыелмаган икән, Рамазан ае хөрмәтенә дип булса да, хәрамнан тыелып карасын, үзендә көч тапсын. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән, башка елларда да шулай дәвам итеп, Аллаһ алдында зур дәрәҗәләргә ирешә алыр.

Аллаһ Раббыбыз: «Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары бикле булыр, шайтаннар чылбырда булыр», диде. Шайтаннар богауда булу сәбәпле, безгә вәсвәсә сала алмыйлар. Шуңа күрә Рамазан аенда һәртөрле изгелекне эшләү җиңелрәк бирелә, савабы да күп тапкырлар артыграк языла.

Быелларда ураза озын, эссе җәй көннәренә туры килә. Тәүлеккә якын тәгамсез, сусыз тору җиңел түгел. Әмма Аллаһ авырлыкка карата савабын да күбрәк бирә, Иншаллаһ. Әле берәүнең дә ураза тотып авыруга әйләнгәне, ачтан үлеп киткәне юк. Сәламәтлеге сәбәпле, мөмкинчелеге булмаганнарга ураза тоту фарыз да түгел. Аллаһка шөкер, көннәр озын булуга карамастан, елдан ел күбрәк кеше ураза тота. Бер тоткан кеше аны ташламый, чөнки ул күңелгә рәхәтлек бирә, җиңеллек китерә. Ә беренче мәртәбә куркыбрак кына тотып караганнар җиңел булуы хакында сөйләп, сөенече белән уртаклаша. «Бер генә көн тотып карыйм», дигәннәргә Аллаһ рәхмәтен ирештерә, Рамазан беткәнче уразада булалар. Уразаның соңгы көннәрендә генә «тотып карыйм әле» дип ниятләүчеләр: «Ник башыннан ук тотмадым икән», дип үкенәләр.

Газиз дин кардәшләрем! Аллаһ бу айны каршы алырга мөмкинлек биргән икән, аны изге гамәлләр кылып үткәрик. Коръән укыйк. Кино-тамашаларыбыз калып торса да ярар, мөмкинлеге булганнар кичләрен мәчеткә тәравих намазларына да йөрегез. Кайвакыт: «Мин ураза тотмадым, тәравихка ник барыйм», диләр. Тәравих ураза тотучылар өчен генә түгел, һәммә мөселман өчен дә савап алу мөмкинлеге. Чәйне аш ашаган кеше генә эчми бит. Бу саваптан мәхрүм булмагыз.

Аллаһ хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан аен тиешле дәрәҗәдә изгелектә үткәрүләребезне насыйп итеп, җиңеллекләр ирештерсә иде. Рамазан уразасын тотуыбыз нәфесебезне җиңеп, бер ел буе, ягъни киләсе елның Рамазан аена кадәр шушы нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча, яхшы гамәлләр белән яшәүләребезгә сәбәпче булса иде.

Иске Йөрек имам-хатибы Нияз хәзрәт Кашапов.

21 июня 2014 - Администратор | Подробнее | 0 комментариев | 427 просмотров
Страницы: Первая Предыдущая 8 9 10 11