Олуг бәйрәм мәҗлесе

26 октября 2014 - Администратор

 Корбан бәйрәме -мөселманнарның иң олы бәйрәмнәреннән берсе. Шуның өчен дә аны үткәрүгә һәр мәхәлләдә зур әһәмият бирелә.

Аджим авылы саф татар авылы булмаса да, биредә яшәүче милләттәшләребез соңгы елларда дини йолаларыбызны үткәрүгә зур әһәмият бирә башладылар. Ураза, Корбан Гаетләре, Мәүлид бәйрәме монда зурлап үткәрелә. Авылыбызда мәчет ачылып, аның уңышлы гына эшләп килүе дә изге эшләр башкаруга уңай йогынты ясыйдыр. Мәчетебез дини эшчәнлек алып бару белән беррәттән милли үзәккә дә әйләнде, өлкәннәребез өчен бер аралашу урыны булды. Шуның өчен дә алар мәчеткә куелган вакыттан иртәрәк килеп, бер-берсенең хәлләрен белешәләр.

Быел Корбан гаете көнне мәчеткә мөхтәрәм картларыбыз белән яшьрәкләр дә килеп гает намазында булдылар. Күбесе шушы мөхтәрәм картларыбыз арасында була алуларына шатланып, рухланып киттеләр.

Мәчеттә үткәрелгән корбан мәҗлесендә катнашучылар быел тагын да күбрәк булды. Монда үзебезнең төбәк Исәк, Исәй авыллары мөселманнары белән районыбызның Салкын Чишмә, Яңа Смәил, Иске Йөрек һәм күрше Балтач районы Шода, Салавыч авылларыннан да кунаклар бар иде. Киров өлкәсе мөселманнарының диния назарәте  рәисе Нияз хәзрәт Кашапов бик эчтәлекле вәгазь сөйләп, кайбер сорауларга җавап та бирде. Яңа Смәил мәчете мөгаллиме, Коръән-хафиз Илдар хәзрәт Сабитовның Коръән укуы да мәҗлестә катнашучылар күңеленә бик хуш килде. Аннан соң ул матур тавыш белән азан әйтеп, барыбызны да өйлә намазына чакырды.

Өйлә намазыннан соң мулдан әзерләнгән табын артында Корбан ашы белән сыйладылар. Аш-су әзерләүдә Равилә Галләмова, Мәрфуга Ишмиева, Мөслимә Габдрахманова, Зәмзәмия Исламова, Сәрия Нәҗипова зур тырышлык куйганнар. Венера Хәсәнова, Зөлфия Хәбибуллина, Гөлнара Фәизова кунакларны сыйлауда официант ролен бик төгәл башкардылар. Аларның барысына да һәм бу Корбан табынын оештырган Таһир Галләмовка бәйрәмдә катнашучылар үзләренең рәхмәтләрен белдереп, аларга тазалык, бәхетле тормыш теләделәр. Шулай ук безнең мәҗлескә килгән Нияз хәзрәткә аерым-аерым да килеп рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Чөнки, без һәрвакыт аның ярдәмен тоябыз.

Бәйрәм мәҗлесеннән барысы да рухи һәм дини азык алып, күтәренке күңел белән таралдылар. Шушы көннәрдә үткәреләсе тагын икенче бәйрәм мәҗлесенә дә чакырылдылар. Менә шулай бергә-бергә дини һәм милли йолалар алда да оешкан төстә үткәрелер дигән теләктә калабыз.

Эдуард ИСЛАМОВ.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!