Корбан гаете мубарак булсын!

1 сентября 2017 - Администратор
Корбан гаете мубарак булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Газиз дин кардәшләрем! Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә безгә быел да Корбан гаетенә ирешүне насыйп кылды. Барыбыз да беләбез, бүгенге көн – олы бәйрәм. Гомумуән, мөселманнарда бәйрәмнәр куп түгел: ул – ике гает бәйрәме һәм алардан да олуг җомга көнедер. Әмма халкыбызда, башка милләтләр белән тыгыз аралашып яшәү нәтиҗәсе буларак, башка дин бәйрәмнәрен, мәҗүсидән калган йола-бәйрәмнәрне олылап уздыру, аларда катнашу, бәйрәм итү гадәте бар. Ни кызганыч, асылыбызны тәшкил итәргә тиешле ислам динебез хуплаган, билгеләп үтү сөннәт, саваплы гамәлләрдән саналган, санаулы гына булган дини бәйрәмнәребезне без кадерен белеп кыйммәтен бәяләп бетермибез . Гает бәйрәмендә ашыгып кына тәхәрәт алып, мәчеткә соңа калып килеп, вәгазь вакытында йоклап утырып, имам сөйләгәннәрне колак читеннән уздырып җибәреп, өйгә кайткач, коймак бн чәй эчеп, яңадан фани дөньяга чуму – эшкә ашыгу, мал арасына чыгып китү, гомумән, гадәти тормыш белән яши башлау - менә безнең асылыбыз. Ә бит гает бәйрәме ул коймак ашау белән төгәлләнергә тиеш тугел. Бу көнне әрвахларыбызның да рухын сөендерик, догалар кылыйк, сәдакалар бирик. Туганнарыбызны да бәйрәм белән котлыйк, хәлләрен белешик, гает бүләкләре, гает күчтәнәчләре алып, кунакларга йөрешик. Күрше-күлән белән дә элемтәләрне кабат бер ныгытыйк. Балаларыбызны да бәйрәм хөрмәтеннән сөендерик. Алар да бу иртәне йоклап уздырып, нинди көн икәнен дә белми калмасыннар. Корбан чалуның тарихын да бәян итик аларга. Әгәр без үз-үзебезне бәяләмәсәк, Раббыбыз безгә бүләк итеп биргән бәйрәмнәрне тиешле югарылыкта бәйрәм итмәсәк, милләт буларак та, өммәт буларак та безнең кыйммәтебез түбән тәгәрәп, без башка дин һәм милләт бәйрәмнәре тарафыннан йотылачакбыз. Корбан гаете ул – кешелекнең корбан чалып, гөнаһлардан арыну мөмкинлеге алган бөек көне. Әгәр безнең бүгенге көндә 20 мең сум акчабыз бар икән, димәк, безгә корбан бугазлау вәҗиб, ягъни тиешле була. Әгәр төрле сәбәпләр аркасында корбан чала алмаса, ул кеше корбан бәясен сәдака итеп түләргә тиеш. Шуңа күрә мөмкинчелеге булганнарыбыз, Раббыбызның Коръәни-Кәримдәге: “Раббың ризалыгына намаз укы. Корбан чал” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 аять) дигән әмерен үтәргә ашыксак иде. Әгәр Раббыбыз урнаштырган кануннар һәм пәйгамбәребез галәйһиссәләм васыять иткән күрсәтмәләр буенча яшәсәк, киләчәк тормышыбыз да төзек, хәерле, ахирәтебез дә сәгадәтле һәм җәннәтле булыр, ин шәә Аллах. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Корбан бәйрәме белән ихлас тәбриклим. Корбан гаете мөбәрәк булсын! Аллаһ Раббыбыз чалыначак корбаннарыбызны кабул итеп, Ахирәттә әҗерен күреп, сөенергә язсын! Хәзерге вакытта Изге җирләрдә хаҗ гамәлен кылган кардәшләребезгә сәфәрләреннән кабул хаҗлар белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телим! Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга да тән сәламәтлеге, иман ныклыгы, җан тынычлыгы, файдалы гыйлем, гаиләләребезгә иминлек, дөньяларга тынычлык биреп, ике дөнья сәгадәтенә ирешүләребезне насыйп кылсын! Аллаһтан иң хаерле догалар белән ялварып Киров өлкәсе мөселманнары диния нәзарате рәисе Нияз хәзрәт Кашапов.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!