Корбан гаете мөбәрәк булсын!

11 сентября 2016 - Администратор
Корбан гаете мөбәрәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Корбан бәйрәме белән ихлас тәбриклим! Дөньябызның төрле почмакларында Раббыбызның рәхмәтен, мәгъфирәтен өмет итеп, миллионлаган мөселман кардәшләр дога кылып, ил-көннәребезгә хәерле тынычлык, динебезгә куәт, кардәшләребезгә имин тормышлар тели. Миллионлаган мөселманнар Изге җирләрдә гомеренең иң кадерле, мөкаддәс булган сәфәрен – хаҗ сәфәрен кыла. Миллионлаган кардәшләребез Аллаһ ризалыгын өмет итеп, корбан чалу йоласына әзерләнә. Мөселман дөньясының зур бәйрәме – Раббысына якынаю бәйрәме котлы, мөбәрәк булсын, кардәшләрем! Аллаһ Раббыбыз чалыначак корбаннарыбызны кабул итеп, Ахирәттә әҗерен күреп, сөенергә язсын! Хәзерге вакытта Изге җирләрдә хаҗ гамәлен кылган якташларыбызга сәфәрләреннән кабул хаҗлар белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телим! Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга да тән сәламәтлеге, калеб аклыгы, иман ныклыгы, гыйлем, тәкъвалык, сабырлык биреп, араларыбызга күркәм мөгамәлә, өлфәт мәхәббәт салсын! Кылган изге догаларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны ярлыкап, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешүләребезне насыйп итсен! Гаиләләребезгә иминлек, дөньяларга тынычлык, балаларыбызга тәүфыйк, һидаять биреп, динсезлектә йөргән бәндәләргә туры юлга күнүләрен насыйп кылсын!

 

Олы ихтирам белән Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз-хәзрәт Кашапов

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!