Хаҗи белән очрашу

26 октября 2014 - Администратор

 Аджим  мәчетендә үткәрелгән корбан ашына Яңа Смәил мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Мөбарәкшин килде.

Ул яңа гына хаҗ сәфәрендә булып кайткан. Корбан ашына килгән кырык бишләп авылдашыбыз аның хаҗ гамәле турындагы вәгазен зур кызыксыну белән тыңладылар. Әле моңарчы безнең төбәгебездән хаҗга баручы булмаганлыктан, хаҗи белән очрашу узенә күрә бер бәйрәм булды. Вәгазь ахырында хаҗга бару өчен нинди документлар кирәклеге һәм аларны кайда рәсмиләштерү, нинди транспорт белән барырга, анда баргач нинди кагыйдәләрне үтәргә һәм башка шушы сәфәргә кагылышлы бик күп сорауларга Рәсүл хәзрәт бик аңлаешлы җаваплар бирде.

Рәсүл хәзрәт бу бәйрәмгә җыелучыларга бүләк итеп 2015 елга мөселман календарьләрен таратты. Моның өчен дә бәйрәмдә катнашучылар аңа рәхмәтләрен белдерделәр.

Өйлә намазыннан соң бәйрәм табынына утыргач Рәсүл хәзрәт зәмзәм суын татып карарга тәкъдим итте. Күпме гомер итеп зәмзәм суын бер дә татып карый алмаганнар өчен бу бер могҗиза булды.

"Карагыз әле, гәүдәм җиңеләеп киткәндәй булды. Монда, чынлап та, шифа бар бугай", - дип әйтүчеләр дә булды. Сихәте тия күрсен.

Бүгенге корбан ашы милләттәшләребез күңелендә матур истәлекләр калдырды. Алар рухи азык алып, күтәренке күңел белән таралыштылар. Рәсүл хәзрәткә олы рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә тагын шундый очрашулар булсын иде, дип теләделәр.

 

Эдуард ИСЛАМОВ.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!