Хөрмәткә лаеклы ак әбиебез

20 января 2017 - Администратор

      Динебезне үстерүдә имам, абыстайларыбызның зур урын тотканнарын һәркем белә. Ә менә аларның хезмәтләренең күпме катлаулы икәнен һәркемдә күз алдына китерә дә алмыйдыр. Чын татар җирлеге булмаган урыннарда бу эшне алып баручылардан зур сабырлык һәм осталык сорала. Адҗим төбәге абыстае Флера апа Нуриева нәкь менә шундыйлардан.

  Флера апаның хезмәт юлы мактауга лаек, эшләгән совхоздан да, районнан да, Мәскәүдән дә бүләкләр алган. Әммә бу данлауга ия булганчы күпме көч сарыф ителүен ул үзе генә белә. Хөрмәт яулаганчы аңа бик озын, газаплы, сикәлтәле юллар үтәргә туры килгән.

  Флера Нуриева Балтач районы Әтнә авылында туып үскән. Бәхетле бала чагын сугыш афәте каплаган. 1943-елда әтисенең фронтта һәлак булуы турында кәгазь килә. Бу кәгазьнең нинди бәхетсезлек китерүен биш яшьлек Флера да бик ачык аңлый. Әниләре берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән калып, барлык тормыш авырлыкларын күтәрә. Шуңа балаларга да яшьли аналары кул арасына керергә, йорт һәм колхоз эшләренә катнашырга туры килә. Гаиләләре белән тырышып эшләгәнгә күрә алар ачлык, ялангачлыктан сакланып калалар.

  Мәктәптә укыганда ук, каникул вакытларында колхоз эшләрендә катнашканга, Флера җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозга эшкә урнашмакчы була. Ләкин белемгә сәләтле булуын күргән Пыжмара урта мәктәбе укытучылары аны укуын дәвам итәргә күндерәләр. Әнисенә эшче кул бик кирәк булса да, ул да укытучылар сүзенә каршы килми. Тормыш авырлыгына карамастан, кыз урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, югары уку йортына керергә хыяллана. Гаиләдә күпме генә баш ватсалар да, кызны кая да булса җибәреп укытырга мөмкинчелекләре булмый. Менә шуннан аның хезмәт биографиясе башлана: Әтнә авылы китапханәсендә, авыл клубында эшли. Шул вакытта Әхияр исемле механизатор егеткә кияүгә чыга.

  Язмышмы, күрәчәкме дигәндәй, бу яшь гаилә 1964-елда Аджимга килеп урнаша. Берничә елдан яхшы гына йорт та җиткерәләр. Әхияр – механизатор, Флера терлекчелектә эшли. Эшли дип кенә әйтү аз булыр, алар бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Чит җиргә күчкәч, үзеңне яхшы яктан гына күрсәтәсе килә бит ул. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә. Үзләрен совхозда алдынгы эшче, авыл халкы арасында тәртипле гаилә буларак күрсәтәләр. Урыс авылларында ул елларда балта осталары бик кадерле булганга, Әхияр, балта остасы буларак , авылда бик кирәкле кеше була. Бу елларда күп кенә төзелеш эшләре барганга Әхияр ял көннәрендә дә балтасын кулыннан төшерми.

  Менә шулай матур гына тормыш алып барганда бәхетсезлек килеп чыга, Әхияр эштә фаҗигале төстә вафат була. Олысына 15 яшь, кечесенә бер ай булган биш бала белән 39 яшьлек хатын тол кала. Әнисе сугыш аркасында яшьләй тол калса, Флерага тыныч елларда да әнисе язмышын кабатларга язган була. Язмыштан узмыш юк диләр бит.

-Берүзеңә балалар үстерү, тормыш алып бару авыр булмадымы, дип сорыйлар. Ул авырлыкларны үзем генә белдем. Эшемдә – кеше арасында, өйдә балаларым белән юандым. Елыйсы килгән чаклар бик күп булды. Кешегә, балаларыма күрсәтмәдем, лапаска чыгып елый идем, - дип көрсенде Флера апа һәм күз төпләрендә яшь бөртекләре ялтырады. - Әнием безне нык рухлы булырга өйрәтте. Радиодан да: “Авыр чаклар бик күп була,

                                                     Түзәргә кирәк балам”, дип җырлыйлар бит. Бу җыр миңа әнием сүзләре кебек тоела. Хәзер бу сүзләрне үзем балаларыма әйтәм,- диде дә йөзе янә яктырып китте. - Хәзер үзем дә гаҗәпләнәм:  совхоз , йорт эшенә, балалар үстерергә ничек җитештем икән? Ул елларда терлекчелектә эшләү бик авыр иде. Аның өстенә фермада иртәнге эшне бетергәч, җәен печән әзерләргә, көзен бәрәңге казырга йөрдек. Үземә дә печән, утын әзерләргә кирәк. Хайван да асрамый булмый, гомер буе сыер, сарыклар, йорт кошлары тоттым, умарта кортларым да бар иде. Дөнья өйрәтә ул, диләр бит, ирем үлгәч кортлар карарга да өйрәндем. Бәлки, шушы тезелеп торган эшләр кайгыларымны оныттыргандыр да.

  Флера апа фидакарь хезмәте өчен ел саен совхозның Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән. Берничә тапкыр “Социалистик ярышта җиңүче” значоклары, “Хезмәттәге казанышлары өчен”,”РСФСРның кара булмаган җирләрен үзләштергән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Шулар арасында ”Ана медале” дә зур урын алган. Ул иң олы, иң мәрхәмәтле Ана исеменә лаек.

  Балаларын үстерүгә куйган көче әрәм булмады, һәр баласы да белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Алар хәзер барысы да үз гаиләләре белән яши. Флера апаның 10 оныгы үсеп, 7 оныкчыгы үсеп килә. Алар бар да әбиләрен яраталар, хөрмәт итәләр, тырышып укулары белән әбиләрен шатландыралар.

  Флера апа авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр арасында абруйлы, хөрмәтле кеше,  Аджим төбәгенең ак абыстае. Дини йолаларны һәрчак җиренә җиткереп үтәве, дини сафлыгы белән төбәгебез халкы арасында ихтирам казанган кеше. 

                                     Э.Исламов

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!