Белем бәйрәме уңаеннан

1 сентября 2016 - Администратор

 Белем бәйрәме уңаеннан

Бүген Белем бәйрәме уңаеннан Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз-хәзрәт Кашапов Иске Йөрек муниципаль гомумбелем бирү мәктәбендә булды. Биредә ул укучыларны, әти-әниләрне, укытучылар коллективын яңа уку елы башлану белән тәбрик итте.  “Пәйгамбәребез галәйһиссәләм гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр алырга боерды. Үзенең бер хәдисендә ул: “Гыйлем алу һәрбер мөселман иргә һәм мөселман хатынга фарыздыр”, диде. Без дөньяви гыйлемне дә, дини гыйлемне дә үзләштерегә бурычлы. Аллаһ Раббыбыз безләргә файдалы гыйлемнәр насыйп итеп, укучыларга тырышып укырга, үрнәк тәртип ияләре булып, укытучыларны һәм әти-әниләрен сөендерергә насыйп итсен. Укытучыларга, мөгаллимнәргә күркәм сабырлык, авыр һәм мактаулы эшләрендә чиксез әҗерләр бирсен!” дип, ихлас теләкләрен юллады. Беренче сыйныфка баручы балаларга Нияз-хәзрәт мәчет мәхәлләсе исеменнән уку әсбаплары бүләк итте. Ел дәвамында җомга намазларына мәчеткә йөргән һәм Рамазан аенда тәравих намазларында катнашкан егетләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шундый ук очрашулар районыбызның башка мәктәпләрендә дә булды, бу очрашулар Әлхәмдүлилләһ даими рәвештә бара.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!