17нче Мәскәү халыкара Коръән бәйгесенең йомгаклау туры узды.

28 сентября 2016 - Администратор
17нче Мәскәү халыкара Коръән бәйгесенең йомгаклау туры узды.

                25сентябрьдә Мәскәү “Крокус Сити Холл”ыны концертлар залында Коръән укучыларның XVII Мәскәү халыкара бәйгесе финалы узды. Бу чара Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил-хәзрәт Гайнетдин, Россия Федерациясенең тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәскәү җитәкчелеге терәге белән уздырылды.

            Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нияз-хәзрәт Кашапов та Коръән укучыларның XVII Мәскәү халыкара бәйге финалынының кунагы иде.

            Быел Коръәнне иң яхшы белүче исеме өчен 30 ил вәкиле катнашты. Шуларның бишесе генә бу исемгә дәгъва кылдылар. Төрле ил вәкилләреннән тупланган мәртәбәле жюри әгъзалары катнашучыларны бәяләп, беренче урынны  Абдулла Фахмига (Малайзия), икенче урынны Йосыф Абдуллага (Ямән) тапшырдылар. Бәхрәйннан килгән Али Салах Али Умар өченче булды. Мөфти Равил-хәзрәт Гайнетдиннең махсус бүләге Сәгид Мәһди белән Иран якларына китте. Тамашачы мәхәббәтен яулап, ираклы Сәлмән Мөхәммәд Әд-Даури да махсус бүләккә лаек булды.

            Әлеге бәйге кысаларында тамашачы арасында өмрәгә бару мөмкинлеге дә уйнатылды. Шулай ук тамашачы хозурына комнан рәсем ясау сәнгатенең искиткеч үрнәкләре дә тәкъдим ителде.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!