Укулар башлана

2 октября 2014 486 Малмыж Администратор

Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләрем. Быел да Аллаһ рәхмәтендә, октябрь аеннан башлап, районыбыз мәчетләрендә дини укуларны дәвам итәргә ниятләдек. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә гыйлемле кешенең өстен булуы хакында Коръәни Кәримдә ассызыклый. Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнән ирешкән күпсанлы мөбәрәк хәдисләрдән дә гыйлем алуның хасиятләре хакында беләбез.Әлбәттә, файда китерүче һәртөрле гыйлемне алу саваплы. Әмма дини гыйлем туплау күп мәртәбәләргә дәрәҗәлерәк, әҗере күбрәктер. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бер хәдисендә: “Кем Аллаһ динен өйрәнергә омтыла, шуны Аллаһ бөтен мәшәкатьләрдән арындырыр, көтмәгән җиреннән хәерлесен бирер”, ди. Кабат бер хәдистә иң яхшы гыйбадәт – динне белү, дип әйтелә. Әлбәттә, үзен мөселман санаган кеше азмы-күпме динне белә, һәрхәлдә, беләм дип уйлый. Әмма ислам гыйлемен гомер буе үзләштерсәң дә, белеп бетереп булмый. Шуңа мөмкинчелек булган кадәре без Аллаһтан бүләк буларак бирелгән динебезне, аның асылларын, нигезләрен, Коръәни-Кәримне өйрәнүне максат итеп куйсак, мәчетләрдә оештырылган дини дәресләргә йөрсәк, балаларыбызны да шуңа өндәсәк, мәчетләргә гыйлем алырга озатсак, Раббыбыз бездән кәнәгать булыр, савапларын ирештерер, тәрбияле, югары әхлаклы балалар белән бүләкләр. Үзенә каршы атлаучыга таба Аллаһ йөгереп киләм дип, Үзе вәгъдә итә. Аллаһка якынаюга, гыйлемебезне арттыруга сәбәп булган дәресләрдән читтә калмыйк. Дәресләр хакындагы тулырак мәгълүматны үз мәхәллә имамнарыгыздан белә аласыз.
Ихтирам белән Нияз хәзрәт Кашапов, Киров өлкәсенең Үзәкләшкән Диния оешмасы рәисе.

Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!